төш

төш
I. и. 1. Йоклаганда элек үткән нәрсәләрне, вакыйгаларны, кешеләрне кабаттан күрү, кичерү халәте; йоклаганда күз алдына килә торган нәрсәләр, кичерешләр 2. күч. Тормышка ашмый торган, хыялый, чынбарлыкта булмаган нәрсә тур.. ТӨШ ЮРАУ – Төштә күргәннәрдән нин. б. мәгънә чыгару, төштә күргәнне билгеле бер рәвештә аңлату. ТӨШКӘ ИҢҮ, ТӨШКӘ КЕРҮ – Берәр нәрсә, вакыйга, кеше һ. б. ш. төштә күрелү. II. ТӨШ – и. 1. Көн уртасы, өйлә вакыты, көндезге унике сәгатьләр с. Көн уртасындагы, көндезге. рәв. Көн уртасында 3. астр. Урынның меридианы аша кояшның нәкъ уртасы үтү мизгеле 4. Төшкелек. ТӨШ АВУ (АВЫШУ) – Төш вакыты узу. ТӨШ ЯГЫ – Көньяк. III. ТӨШ – 1. Кайбер үсемлекләрнең җимешләрендә каты кабыклы орлык. Чикләвек һ. б. ш. җимешләрнең каты катлавы эчендәге йомшак өлеше 2. диал. Кузак яки тышча эчендәге орлык тегермән тартырга төш юк 3. Йомры төймә кебек кисәкләр хәлендә майга салып пешерелә һәм балга катырыла торган камыр азыгы, чәкчәк (татар милли ашы). диал. Бавырсак 4. Берәр нәрсәнең урта, үзәк өлеше атом төше. с. Атом төше эчендә барган процессларга бәйле 5. Үсемлек һәм хайван күзәнәкләренең иң мөһим состав өлеше 6. күч. Берәр нәрсәнең иң кирәкле, әһәмиятле өлеше, берәр мәсьәләнең асылы. ТӨШ РЕАКЦИЯСЕ – (ТӨШ РЕАКТОРЫ) – Атом төшен элементар кисәкчекләр яки төрле атом төшләре белән бәрдергәндә бара торган реакция. ТӨШ ЧҮМЕЧЕ – диал. Тишекле чүмеч, сөзгеч. ТӨШ ӨСТЕ – диал. Юка итеп җәелгән ачы камыр өстенә бәрәңге ягып пешерелгән ашамлык; шәңгә. ТӨШКӘ ТАРТУ – Ашлыкның төшен кибәгеннән аеру. ТӨШ КЕНӘ – Бик әйбәт, бик кыйммәтле, затлы IV. ТӨШ – и. 1. Урын 2. Берәр кешенең яки нәрсәнең тышкы кыяфәтендәге берәр сыйфат, чалым кай төше беләндер таныш 3. бәйл. ТӨШКӘ, ТӨШЕНӘ – Вакыт, мизгел, чак 4. бәйл. ТӨШЕНДӘ – Билгеле бер вакыт арасын белдерү өчен кулл. атна төшендә эшләнгән эш. ТӨШЛЕ ТӨШЕНДӘ – Һәркем үзенә тиешле урынында

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.

Игры ⚽ Нужно решить контрольную?

Поделиться ссылкой на выделенное

Прямая ссылка:
Нажмите правой клавишей мыши и выберите «Копировать ссылку»